Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән үзе Малаязда консультация ачуда булды һәм медиклар белән аралашты.
Биредә диагностика һәм дәвалау үткәреләчәк, шул исәптән көндезге стационар шартларында да. Моның өчен бина барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган.
«Авыл фельдшеры» программасы ярдәмендә район дәваханәсе тулысынча кадрлар белән тәэмин ителгән. Берничә белгеч, шул исәптән яшь акушерка Зилә Мөхәммәтшина, туган районына Уфадан күчеп кайткан. Табиблар шундый матур бүләк өчен рәхмәтле.
Видеоэлемтә аша шул ук көнне Хәйбулла, Балтач һәм Караидел районнарында шундый ук объектлар ачылды һәм эшли башлады.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, планнарда тагын шундый җиде консультация төзү. Моннан тыш, 11 муниципалитетта хатын-кызлар консультацияләре элек булган акушер-гинеколог кабинетлары базасында булдырылган.