Башкортстанда, Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, узган ел Белорет – Учалы – Миасс юлының 11 чакрымын ремонтлаганнар. Бу хакта Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Аерым алганда, республиканың Учалы районында өч юл участогы норматив хәлгә китерелгән. Эшчеләр ресайклинг технологиясен кулланып юл нигезен ныгыткан, асфальт-бетоннан ике катлам салганнар, шулай ук юл кырыйларын ныгытканнар һәм билгеләр ясаганнар.
Белорет — Учалы — Миасс юлы — төбәкнең транспорт челтәренең мөһим өлеше. Ул Белорет һәм Учалы районнарын тоташтыра, халыкка Белорет һәм Учалы район үзәкләренә керү мөмкинлеген тәэмин итә. Моннан тыш, бу юл төбәкне Чиләбе өлкәсе белән тоташтыра һәм «Урал» М-5 федераль трассасына чыгарга мөмкинлек бирә.
Узган елда Башкортстанда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча 355 чакрым юл һәм 1260 погон метр озынлыктагы 11 күпер ремонтланган. Шул исәптән республиканың терәк челтәренә керүче 221 километр юл ремонтланган.
Фото: пресс-служба / минтранс Башкирии