Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы резиденты, Уфа Фән һәм технологияләр университеты яшь укытучыларга гыйльми совет грантлары конкурсын башлап җибәрде. Конкурс университетның «Приоритет 2030» стратегик үсеш программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм университетның баланслы кадрлар сәясәтен тәэмин итү өчен яшь укытучыларга ярдәм итүгә һәм матди стимуллаштыруга юнәлтелгән.
Грант күләме 120 мең сум тәшкил итә. Финанслауны өч юнәлешнең берсе: табигый-фәнни, техник, гуманитар юнәлеш буенча тәкъдим ителгән 30 перспектив проект алачак.
– Барлык дәрәҗәдәге грант ярдәме — республикабызның яшь галимнәренә һәм мөгаллимнәренә ярдәм итүнең мөһим чарасы. Яңа эш башлаучы тикшеренүчеләргә карата мондый адымнар кадрлар составын җәлеп итүгә һәм яшәртүгә ярдәм итә, эшләнмәләрне коммерцияләштерүне активлаштыра, фәнни карьера планлаштыручы студентлар өлешен арттыра, —дип белдерә Башкортстан Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.
Грант алуга Уфа Фән һәм технологияләр университетының тулы ставкага эшләүче һәм педагогик эшчәнлекне актив фәнни эш белән иҗади берләштерүче 39 яшькә кадәрге штатлы укытучылары дәгъва итә ала. Моннан тыш, яшь укытучының 2025 елның 1 гыйнварыннан башлап бастырылган «ак исемлек»кә кергән фәнни журналда кимендә өч мәкаләсе булырга тиеш. Конкурста катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 25 февраленә кадәр кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин кушуы буенча Русиядә заманча кампуслар челтәре булдырыла. 2030 елга илдә 25 кампустан торган “йолдызлык” барлыкка килергә тиеш. Әлеге юнәлеш буенча эшне Русия Хөкүмәте һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы алып бара. Хәзерге вакытта «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә шундый 24 студшәһәрчек проектлана һәм төзелә. 2036 елга кампуслар саны 40ка кадәр артачак.
#молодежьидети
#нацпроектмолодежьидети
Фото: pravitelstvorb.ru