- Дәүләт белән электрон хезмәттәшлек бизнесның икътисади эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Без бу тенденцияне эшкуарлар белән аралашуның онлайн-форматына 100 процентка күчерү буенча хупларга һәм үстерергә тырышабыз. Агымдагы елның беренче аенда гына да бизнес республика дәүләт хезмәтләре порталында 46 хезмәт күрсәтү буенча электрон рәвештә 2,7 меңнән артык гариза җибәргән, – дип хәбәр итте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Төбәк порталы дәүләт институтлары белән хезмәттәшлек итү процессын гадиләштерә торган күп кенә онлайн-сервислар тәкъдим итә. Юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар арасында рөхсәт документлары, күчемсез милек һәм төрле ярдәм чаралары алу өлкәсендәге хезмәтләр аеруча популяр.
Фото: pravitelstvorb.ru