Быел республикада аграр югары уку йорты преподавательләренә һәм агросыйныфлар укытучыларына дәртләндерү түләүләре өчен 9,8 миллион сум юнәлтү күзаллана.
Дәүләт ярдәме агросәнәгать комплексы предприятиеләренә, агрокласслар укытучыларына һәм югары уку йортларының уртак проектларда катнашучы фәнни-педагогик хезмәткәрләренә кызыксындыру характерындагы түләүләргә киткән чыгымнарның 90 процентын компенсацияләүне күздә тота.
Исегезгә төшерәбез: былтыр гомумдәүләт проекты буенча түләүләрне Башкорт дәүләт аграр университетының 42 укытучысы алды. Узган елда финанслау күләме 1,4 миллион сум тәшкил итте.
“Белгечләргә ярдәм белән беррәттән, мәгариф инфраструктурасын үстерү дә дәвам итә. Бу – Башкорт дәүләт аграр университетының 3нче уку корпусын ремонтлау һәм җиһазлау, өч мәктәптә агротехнология сыйныфларын булдыру һәм җиһазлау, “Агропрофи” чарасында катнашу”, – ди авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фото: "Башинформ"