Бүген без предприятиеләрнең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына күпләп җәлеп ителүен күрәбез. Кешеләр сакчыл җитештерүнең нәрсә икәнен аңлый башлады. Һәм монда киңкүләм мәгълүмат чараларында сакчыл технологияләрне популярлаштыру зур роль уйный, – дип билгеләде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан Русиядә туризмда, төзелештә, транспортта һәм логистикада тармак үзәкләре эшли башлады.
Башкортстанда мондый структуралар мәдәният һәм сәламәтлек саклауда эшли инде. Икътисадның реаль секторында да уңышлар бар: хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге ("РЦК") федераль рейтингның беренче унлыгына керде.
– Безнең үзәк сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертү һәм мәгълүмати озата бару буенча комплекслы эш алып бара. Предприятиеләр күрсәткечләрнең реаль үсешен күрә. Федераль үзәк рейтингындагы нәтиҗә - без дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезнең маркеры, - дип ассызыкладылар Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгында.
Бер ел эчендә "РЦК" экспертлары 38 предприятиегә ярдәм иткән, ә гомум икътисади нәтиҗә 500 млн сумнан артык тәшкил иткән.