-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Салават шәһәрендә сәнгать мәктәбе янә ишекләрен ачачак

Төзекләндерү эшләре Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Гаилә" гомумдәүләт проекты нигезендә башкарыла.

Салават шәһәрендә сәнгать мәктәбе янә ишекләрен ачачак
Салават шәһәрендә сәнгать мәктәбе янә ишекләрен ачачак

Агымдагы елның мартында күләмле яңартудан соң Салават шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбе ачылачак. Бинаны ремонтлау зарурлыгы тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен озак вакыт актуаль булып калды. 2024 елның ноябрендә проблеманы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры элемтәгә видеомөрәҗәгатьтә шәһәрдә яшәүче хатын күтәрде.

Эшләрне финанслау мәгариф учреждениесенең «Гаилә» гомумдәүләт проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип хәбәр итә Башкортстан үзәк мәгариф идарәсе.

Бүген бинаның түбәсен, инженерлык коммуникацияләрен һәм тәрәзә блокларын тулысынча алмаштырганнар, фасадны һәм бинаның эчке бизәлешен эшләгәннәр. Коридорлар һәм күргәзмә киңлекләре яңартылган. Озакламый яңа җиһазлар һәм заманча методик материаллар сатып алыначак.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас