-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Башкортстанда ит җитештерү арта

Иглин районында ил Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган гомумдәүләт проекты кысаларында яңа авыл хуҗалыгы объекты — 800 башка исәпләнгән эре мөгезле терлек симертү өчен заманча ферма ачылды.

Башкортстанда ит җитештерү арта
Башкортстанда ит җитештерү арта


Бу хакта Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итәләр.

Бу - Иглиннең «Калтыман» авыл хуҗалыгы предприятиесе гамәлгә ашыра торган җитди инвестпроект. Максат - сугым авырлыгында ит җитештерүне арттыру, шулай ук яңа эш урыннары булдыру.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проекты бурычларына туры килә. 2030 елга агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү индексын, 2021 елдагы белән чагыштырганда, кимендә 25 процентка арттыру планлаштырыла, дип хәбәр итәләр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Фото: Башинформ
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас