– Кропачево - Мәсәгуть - Әчит юлы республиканың терәк юл челтәренә керә. Ул Башкортстанны Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре белән тоташтыра, федераль әһәмияттәге М-5 «Урал», М-12 «Восток» трассаларына юлны тәэмин итә. Шулай ук, бу - туристлык юнәлеше: Салават районының Әлки авылы янындагы «Янгантау» геопаркында «Салават җире» тарихи-мемориаль комплексы, Яха шарлавыгы һәм башка туристлык урыннар урнашкан. Бу юлдан тәүлегенә 3,5 меңнән артык машина үтә, – дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Исегезгә төшерәбез, быел Кропачево – Мәсәгуть – Әчит юлында «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында, шулай ук, Мәчетле районында Әй елгасы аша күперне ремонтлау дәвам итә. Аның озынлыгы 300 погон метр тәшкил итә.
Барлык эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru