-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Ял урыннары гөрләп торачак

Президент Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр авыл халкына да хезмәт итә.

Ял урыннары гөрләп торачак
Ял урыннары гөрләп торачак

Агымдагы елда Чакмагыш районындагы төзекләндерү объектлары исемлегенә Чакмагыш авылындагы «Сәламәтлек сукмагы» җәяүлеләр аллеясе һәм Иске Калмаш авылындагы балалар уен мәйданчыгы булган ял зонасы кертелде.

Нәкъ менә шушы территорияләрне халык былтыр «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында оештырылган Бөтенрусия онлайн-тавыш бирү барышында сайлаган.

«Сәламәтлек сукмагы» җәяүлеләр аллеясен төзекләндерү проекты тротуарлар коруны, керү аркасы, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыруны, тирә-юньне яшелләндерүне үз эченә ала.

Иске Калмаш авылында балалар өчен уен мәйданчыгы булган ял зонасын төзекләндерү, масус җайланмалар урнаштыруны күз уңында тота.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас