Платформа халыкка хакимият органнарына, учреждениеләргә һәм оешмаларга мөрәҗәгатьләр җибәрергә, шулай ук сораштыруларда һәм тавыш бирүләрдә катнашырга мөмкинлек бирә. Мондый сервисларны үстерү «Белешмәләр икътисады» гомумдәүләт проэктының бурычларына керә.
- Дәүләт гражданнарның ведомстволар белән электрон хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен эзлекле рәвештә киңәйтә. Безнең республикада кире элемтә платформасы 2021 елдан бирле эшли. Халык аны актив куллана: узган ел гына да 252 меңнән артык мөрәҗәгать килгән - бу 2024 ел белән чагыштырганда өч тапкырга диярлек күбрәк, - диде Республика дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Хәзер системада төбәкнең 4172 оешмасы теркәлгән. Алар арасында — республика башкарма хакимият органнары, Дәүләт Җыелышы-Корылтай, муниципалитетлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, идарәче компанияләр һәм башкалар.
Мөрәҗәгатьне ведомстволарның рәсми сайтларында махсус виджетлар яки мобиль кушымта аша җибәрергә мөмкин. Моннан тыш, халык сораштыруларда һәм тавыш бирүләрдә катнаша ала. Узган ел платформада төрле темалар буенча 786 шундый башлангыч урнаштырылган.
Фото: resbash.ru