-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Төзек булса, юл тансык

Президент Владимир Путин башлагычы белән булдырылган «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча республикада быел 15 күперне һәм 185 километр юлны, төрле программалар буенча 400 километр трассаны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Төзек булса, юл тансык
Төзек булса, юл тансык

Төзелеш сезоны башлану белән Башкортстанның Зилаер районында Юлдыбай – Акъяр – Сара юлының 3 чакрымы ремонтланачак. Бу - Ямансаз авылы янындагы участок, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Транспорт һәм юл төзелеше министрлыгында.

Контракт нигезендә, ремонт агымдагы ел ахырына төгәлләнергә тиеш.

"Бу участокта көндәлек трафик 2,5 мең машина тәшкил итә. Ул 43 меңнән артык кеше яшәүче Зилаер һәм Хәйбулла районнарын тоташтыра. Шулай ук, бу - Ырынбурга транспорт коридоры. Моннан тыш, юл балыкчылар арасында популяр булган Бозаулык сусаклагычына алып бара", - дип сөйләде республиканың транспорт министры Любовь Минакова.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас