-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Иң мөһиме - алга бару теләге булсын!"

Владимир Путин указы нигезендә тормышка ашырылучы «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында Тәтешле районыннан Айдар Сәрвәртдинов йорт кошлары үрчетә башлаган.

"Иң мөһиме - алга бару теләге булсын!"
"Иң мөһиме - алга бару теләге булсын!"
Үсеш өчен яңа офыклар кирәклеген аңлап, ул ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, кирәкле консультацияләр алган һәм дәүләт ярдәме чаралары турында белгән. АСПК дәүләт программасында катнашу аңа субсидия алырга ярдәм иткән.

Бүген Айдар Сәрвәртдиновның үз эше бар. Һәр апрельдә ул сезонны ача: бройлер чебешләре, аннары үрдәк һәм күркә балалары чыгарыла. Яшь кошларның беренче партиясен ул авылдашларына сата, аларга да кошчылыкта беренче адымнарын ясарга булыша. Соңрак чыкканнарын якташларын экологик чиста ит белән сөендерер өчен хуҗалыкта калдыра. Эшкуарның бройлеры һәм күркә ите урындагы халык арасында популяр продуктлар булырга өлгергән инде.

"Иң мөһиме - алга бару теләге булу һәм кыенлыклар алдында тукталып калмау. Минем фермер булу хыялым дәүләт ярдәме белән чынга ашты. Үз эшемне үстерүгә субсидия минем өчен чын старт булды", - ди Айдар Сәрвәртдинов.

Фото: СРК нацпроекты

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас