-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Озын гомерлелек — төп максат!

Ел башыннан 220 меңнән артык кеше медицина тикшеренүләре узган  

Озын гомерлелек — төп максат!
Озын гомерлелек — төп максат!

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы ел башыннан Башкортстанда 196605 кеше диспансерлаштыру узган, ә профилактик медицина тикшеренүләрен 24776 кеше үткән. Бу эшләр “Дәвамлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Төп күрсәткечләрне, ЭКГ, флюорография, маммографияне, шулай ук табиблар консультациясен үз эченә алган комплекслы тикшеренүләр барышында авыруларны иртә стадиядә ачыкларга һәм хроник авыруларның гомум сәламәтлек торышына йогынтысын бәяләргә мөмкин.
Үткән елдан башлап ил халкы репродуктив сәламәтлек диспансерлавын да узарга мөмкин. Беренче этапта ир-егетләр һәм хатын-кызлар репродуктив сәламәтлек хәвефен ачыклау өчен анкета тутыра һәм табиблар белән киңәшләшә. Акушер-гинекологлар һәм урологлар йөклелеккә һәм бала табу мөмкинлегенә йогынты ясый ала торган авыруларның проблемаларын һәм билгеләрен ачыклый. Ел башыннан бу төр тикшеренүне 45007 пациент узган. Моннан тыш, быелдан башлап хатын-кызларда кеше папилломасы вирусын ачыклауга тикшеренүләр үткәрелә.
Профилактик медицина тикшеренүе һәм диспансерлаштыру барышында 29386 авыру беренче тапкыр ачыкланган. Беренче урында – кан әйләнеше системасы, икенче урында – ашкайнату, өченче урынны сулыш органнары авырулары били.

Кырмыскалы дәваханәсенә яңа автомобиль кайтты

Кырмыскалы үзәк район дәваханә­сенә “Дәвамлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты ярдәмендә “LadaVesta” базасындагы яңа автомобиль сатып алынды.
Автомобильдә дүрт кешегә кадәр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле пациентларны да кертеп, йөртергә мөмкин. Алар өчен утырганда һәм хәрәкәт иткәндә уңайлылык һәм хәвефсезлекне тәэмин итүче махсус механизмнар һәм тоткалар каралган. Шулай ук, машинада инвалид креслосы өчен урын бар.
Яңа автомобиль медицина пер­соналының мобильлеген сизелерлек көчәйтәчәк, пациентларны китерүне тизләтәчәк һәм беренче медицина ярдәмен оперативрак күрсәтүне тәэмин итәчәк. Югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү – гражданнарыбызның сәламәт­леге һәм иминлеге нигезе, һәм автопаркны яңарту – бу эшнең мөһим өлеше, – ди район дәваханәсе баш табибы Феликс Сакаев.
“Дәвамлы һәм актив тормыш” гомум­дәүләт проектының төп максаты – гражданнарның озын гомерлелегенең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга аны – 78, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла. Гомумдәүләт проекты ярдәмендә медицина учрежде­ниеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, сәламәтлек саклауны санлаштыру буенча эш алып барыла.

Хатын-кыз консультацияләре ачылды

Зианчура районының Исәнгол авылында “Гаилә” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысасында хатын-кызлар консультациясе ачылды.
Учреждениедә акушер-гинеколог­ларның ике кабинеты бар, алар 11 меңнән артык хатын-кызга хезмәт күрсәтә ала. Эш өч табиб участогы буенча оештырыл­ган. Шулай ук, медицина-социаль, терапия, профилактик тикшеренүләр һәм диагностика үткәрү өчен анда карау, ультратавыш диагностикасы һәм функциональ диагностика кабинетлары бар, процедура кабинеты һәм манипуляция бүлмәсе, ике койкалы көндезге стационар, регистратура һәм бала табуга психопрофилактик әзерлек кабинеты да эшли.
Шулай ук, ел башында Шаран районында да “Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында хатын-кызлар консультациясе ачылды. Учреждение заманча диагностика җайланмалары һәм компьютерлаштырылган эш урыннары белән җиһазландырылган. Ул бер сменада 42 пациентны кабул итүгә исәпләнгән.
Бина пациентларның уңайлылыгын исәпкә алып проектланган. Аерым алганда, анда гардероб, көтү һәм балалар өчен уен зоналары каралган.
Шулай ук, учреждениедә ике койкалы көндезге стационар бар. Моннан тыш, консультациядә психолог һәм юрист эшли.
“Гаилә” гомумдәүләт проекты балалы ата-аналарга ярдәм итү чараларын берләштерә: ана капиталы түләнә, икенче, өченче һәм аннан соңгы сабыйлар туу өчен өстәмә дәртләндерү чаралары булдырыла. Бөтен ил буйлап актив озак яшәү практикасы гамәлгә ашырыла. 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә музейларга, театрларга, кинозалларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирүче “Пушкин картасы” программасы үз эшен дәвам итә.
Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас