-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Булачак әниләр даими игътибар үзәгендә

"Булачак әни мәктәбе" уңышлы эшли.

Булачак әниләр даими игътибар үзәгендә
Булачак әниләр даими игътибар үзәгендә

Раевка үзәк район дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясе базасында Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Гаилә» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән «Булачак әни мәктәбе» уңышлы эшли, дип хәбәр итәләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан. Әлеге программа булачак әниләрнең мәгълүматлылыгын арттыру, борчылу дәрәҗәсен киметү, ананың да, булачак сабыйның да сәламәтлеге һәм иминлеге өчен җаваплылык формалаштыру өчен каралган.

Уку барышында хатын-кызлар йөклелек вакытында организмдагы үзгәрешләр, бала табуга әзерлек, шулай ук яңа туган баланы карау белән бәйле темалар буенча төрле мәгълүмат ала.

2025 елда Әлшәй районында 210 хатын-кыз әни булды. Бүгенге көндә йөклелек буенча диспансер хисабында хатын-кызлар консультациясендә 97 хатын-кыз тора. Аларның һәркайсы белгечләрнең җентекле күзәтүе астында һәм бала табуга мөмкин кадәр аңлы рәвештә әзерләнү өчен лекцияләргә йөри ала.

Фото: bash.news

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас