Башкортстан Хөкүмәте утырышында төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
- Тулаем алганда, узган елда мәдәниятнең берләштерелгән бюджеты 15,4 миллиард сум тәшкил итте. Бу алдагы ел белән чагыштырырлык. Федераль бюджеттан җәлеп ителгән акчалар күләме, 2024 ел күрсәткеченнән артып, 410,5 миллион сумга җитте. Әмма озак вакытлы динамика аеруча гыйбрәтле. 8 ел эчендә (2018 елдан) тармакны федераль финанслау 3,7 тапкырга арткан, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Билгеләнгән федераль проект кысаларында 248,1 миллион сумнан артык акча җәлеп ителгән. Алар китапханәләрне, театрларны, музейларны, балалар сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлауга, шулай ук учреждениеләрне заманча җиһазландыруга юнәлтелгән.
Фәнүр Шәйхисламов үз чыгышында 2025 елда гомумдәүләт проект кысаларында 4 объектка капиталь ремонт ясалуын билгеләп үтте: Миякә районында һәм Нефтекама шәһәрендә ике үзәк китапханә; Салаватта балалар сәнгать мәктәбе һәм Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102