-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Бүздәк - Дәүләкән юлы ремонтланачак

Башкортстанда быел «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында Бүздәк - Дәүләкән юлы ремонтланачак. Эшләр Бүздәк янында башкарылачак. Юл төзүчеләр асфальт-бетон өслекне яңартачак, юл кырыйларын ныгытачак, билгеләр куячак. Ремонтка уңай һава шартлары башлану белән керешәчәкләр.

Бүздәк - Дәүләкән юлы ремонтланачак
Бүздәк - Дәүләкән юлы ремонтланачак
– Бүздәк - Дәүләкән юлы Бүздәк һәм Дәүләкән районнарын тоташтыра, аларда 95 меңнән артык кеше яши. Моннан тыш, бу - туристлык юнәлеше, ул Башкортстанның иң зур күленә - Аслыкүлгә барып җитүне тәэмин итә. Имин һәм уңайлы йөрү өчен юлны норматив хәлгә китерергә кирәк, - дип сөйләде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Әлеге участокны ремонтлауны ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас