+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Юллар төзек булсын!

Бүздәк - Дәүләкән юлының дүрт чакрымы быел Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкьдим ителгән «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ремонтланачак.

Юллар төзек булсын!
Юллар төзек булсын!

Бу хакта төбәкнең транспорт Министрлыгында хәбәр иттеләр.

Сүз Бүздәк янындагы юл турында бара. Монда асфальт-бетон өслекне яңарталар, юл читләрен ныгыталар һәм билгеләр куялар. Юлны ремонтлау уңай һава шартлары башланганнан соң старт алды.

"Бүздәк - Дәүләкән юлы Бүздәк һәм Дәүләкән районнарын тоташтыра, аларда 95 меңнән артык кеше яши. Моннан тыш, бу - Башкортстанның иң зур күле Аслыкүлгә баруны тәэмин итә торган туристлык юнәлеше. Хәвефсез һәм уңайлы йөрү өчен юлны норматив хәлгә китерергә кирәк", - дип белдерде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Әлеге юл участогын ремонтлау 2026 ел ахырына кадәр тәмамланачак.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас