Сайлап алынган арпа үрнәкләре «Россельхознадзор» карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизалар узган.
"Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар ачыкланмады. Башкортстан арпасы импортер ил таләпләренә туры килә", - дип билгелиләр күзәтчелек ведомствосында.
Үсемлекләрдән ясалган продукциягә фитосанитар бәяләмәләр нигезендә күзәтчелек ведомствосы тарафыннан карантинга яраклы продукцияне чыгаруга 17 фитосанитар сертификат бирелгән.
“Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе республикадан Санкт-Петербург заводына озату өчен әзерләнгән 1125 тонна сыра кайнату арпасын контрольдә тоткан.
Билгеле булуынча, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты — 2030 елга чимал булмаган товарлар экспортының, 2020 елдагы белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү. Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде.