Күптән түгел үзәк матбугат басмаларының берсендә 2030 елга кадәр илнең агросәнәгать тармагына ел саен 130 мең белгеч җәлеп итәргә кирәк булуы турында хәбәр булды. Илнең хезмәт базарында бу ихтыяҗны канәгатьләндерерлек мөмкинлек юк. Әлеге проблема буенча Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинның фикере игътибарга лаек. Сүз тармакта хезмәт салучылар санын арттыру турында түгел, ә лаеклы ялга чыгучыларга алмаш әзерләү һәм беренче чиратта кадрлар агымын киметү турында бара. Хөкүмәт башлыгы авыл хуҗалыгында мигрантларны күбрәк җәлеп итәргә түгел, ә тармакта ясалма интеллект куллануга, гомумән, аграр җитештерүдә санлы технологияләргә өстенлек бирергә кирәк, дигән фикердә. Чит илләрдән килүчеләрне эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе әлегә кадәр ил күләмендә югары иде.
Югары икътисад мәктәбенең фәнни-тикшеренү институты аналитиклары фикеренчә, якындагы 3-5 елда агросәнәгать тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең 35-50 процентка якынын мигрантлар тәшкил итәргә мөмкин. Шул ук вакытта, сезонлы һәм квалификация таләп ителмәгән эшләрдә аларның өлеше 70-80 процентка җитүе фаразлана.
Әлбәттә, аграр продукция җитештерүдә һәм аны экспортлауда дөнья күләмендә лидерларның берсе булган Русия үз авыл хуҗалыгында һич тә мигрантлар “ярдәме”нә генә өмет итәргә җыенмый. Илдәге аграр сәясәтне тормышка ашыруда, дәүләт ярдәме белән беррәттән, проблемаларны анык билгеләү дә мөһим. Русиянең агросәнәгать тармагы бүген санлы технологияләргә күчүдә яңа биеклеккә күтәрелә.
Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгының “санлы”га юнәлеш алуы тармактагы өч төп проблеманы хәл итәргә юл ача. Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут билгеләвенчә, аграр сектордагы әлеге трансформация продукциянең үзкыйммәтен киметергә, кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә һәм селекция эшләрен яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Рәсми чыганак мәгълүматларына караганда, узган елгы белешмә буенча, аграр тармактагы предприятиеләрнең нибары 16 проценты төп эшчәнлекне тулысынча санлыга күчергән, яртысына якыны исә логистик, сәүдә һәм эчке хуҗалык исәбен алып баруны автоматлаштырган.
Гомумән, агросәнәгать тармагын санлыга күчерүнең биредә кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә ышанычлы юл булуы Хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеләнде. Ә инде ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән гомумдәүләт проектларының һәммәсе дә икътисадның барлык юнәлешләрендә җитештерүне арттыруга булышлык итүче чараларны берләштерә. “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “АПКга кадрлар” федераль проекты, мәсәлән, Русиядә аграр тармакны технологик үзгәртеп кору, кадрлар мәсьәләсен хәл итү һәм авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуны күз уңында тота.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы фаразлары буенча, 2050 елга планета халкы саны 9,8 миллиардка җитәчәк, дип фаразлана. 25 елдан соң кешелеккә әлеге вакытта җитештерелгән күләмнән 70 процентка күбрәк (1,7 тапкыр) азык-төлек таләп ителәчәк. Һәм шундый шартларда, дип билгели әлеге оешма экспертлары, авыл хуҗалыгын модернизацияләү, санлыга күчерү глобаль проблеманы хәл итүдә яңа мөмкинлекләр булдырачак.
Белешмә. Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының узган ел башына әзерләнгән мәгълүматлары буенча, илебездә җитештерү тармагында эшләүче һәр 10 мең кешегә 19 робот туры килгән. Ә дөнья күләмендә бу күрсәткеч уртача 151гә җитә. Роботлаштыру дәрәҗәсе буенча лидер булган Көньяк Кореядә 10 мең кешегә 1012 робот туры килә. Әйткәндәй, 1980 елда СССР бу юнәлештә беренче урында торган. Алты мең берәмлектән артыграк робот, ягъни дөньяда файдаланылганның 20 проценты СССРга туры килгән.
Кызганычка каршы, “Ахеniх” консалтинг компаниясе мәгълүматлары буенча, илдә аграр тармакны санлыга күчерү дәрәҗәсе, икътисадның башка юнәлешләре белән чагыштырганда, күпкә калыша. Экспертлар фикеренчә, гомумдәүләт проекты кысаларында билгеләнгән чараларны тормышка ашыра барып, аграр секторны санлыга күчерү 2030 елга тармакка 1,1-1,5 триллион сумга кадәр өстәмә табыш бирер иде.
Санлы технологияләр юнәлешендә ясалма интеллектны файдалануга Башкортстанда соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Ел ярым элек үк, мәсәлән, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров дәүләт секторында ясалма интеллект технологияләрен куллану дәрәҗәсе буенча республиканың ил төбәкләре арасында беренче “бишлек”кә керүе турында хәбәр иткән иде.
– Ясалма интеллектны без күптән инде сәламәтлек саклау өлкәсендә, хәвефсезлекне тәэмин итү системасында һәм авыл хуҗалыгында уңышлы кулланабыз... Аграр тармакта терлекләрне ашатуда контроль системасы нәтиҗәле эшли. Бу яңалык терлекчелектә азык югалтуны 1,5 тапкыр киметергә ярдәм итте. Гомумдәүләт проекты кысаларында, гомумән, бигрәк тә терлекчелектә, сөт җитештерүдә ясалма интеллектны күбрәк куллануга басым ясыйбыз, – диде Андрей Геннадьевич.
Белешмә. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, узган елдан республикадагы сөтчелек фермалары эшчәнлеге белән идарә итүдә ясалма интеллект нигезендәге системалар урнаштырыла башлады. Индустриаль фермалардагы һәр терлек онлайн-күзәтү системасы карамагында булачак. Ясалма интеллект ветеринарга терлекнең авыру сәбәбен ачыкларга ярдәм итәчәк һәм абзарда савым сыерларын ашатуны, сөт сыйфатын контрольдә тотачак.
Мәгълүм булуынча, узган елда “Ясалма интеллект” проекты гамәлгә кергән иде. Әлеге документның “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” гомумдәүләт проекты белән бер юнәлештә тормышка ашырылуы аграр тармак өчен аеруча мөһим. Аларның икесе дә, авыл хуҗалыгын белемле кадрлар белән тәэмин итеп, җитештерүнең һәр юнәлешен санлы технологияләргә күчерүне күз уңында тота. Әмма, ничек кенә булмасын, авыл хуҗалыгына югары квалификацияле кадрлар бүгеннән таләп ителә. Билгеле, әлеге проблеманы хәл итү өчен авылда тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртырга, ә аграр җитештерүчеләргә кадрларны үзләренә эзләргә һәм аларны уңайлы эш шартлары белән тәэмин итәргә кирәк.
Ел ярым чамасы элек Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советындагы чыгышында бу мәсьәләгә аерым басым ясады.
– Авылда эшләү, шөгыль табу елдан-ел кызыклырак була бара. Бу инде – индустрия. Авыл югары класслы, югары квалификацияле, әйтергә кирәк, төрле дәрәҗәдәге биология, химия өлкәсендәге, агроном һәм башка белгечлекләр буенча һөнәр ияләрен таләп итә. Генетика өлкәсе мөһим юнәлеш булып тора. Хәзер ул авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә бик кирәкле һөнәр... Шулай да иң мөһиме – авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен, керемнәрен күтәрү. Башка мәсьәләләрне уңышлы хәл итү шуларга бәйле, – диде Владимир Путин журналистлар белән очрашуда.
Быел февральдә Уфада югарыда телгә алынган гомумдәүләт проекты кысаларында игътибарга лаек чара үтте – башкаланың Конгресс-холлында “Яшь ферма 2.0” дип аталган форум булды. Анда Мәләвез районы “Ашкадар” хуҗалыгының терлекчеләр әзерләү мәктәбе тәҗрибәсе турында сөйләнде.
– Бүген аграр тармакта да төп бурыч – мөмкин булган “үсеш нокта”ларын эзләү, ә моның өчен компетенция булу мөһим. Федераль Авыл хуҗалыгы министрлыгы белем бирү системасы өчен зур чыгымнар сала. Ул, нигездә, аграр сыйныфлар, аграр колледжлар һәм аграр университетлар өчен каралган. Инфраструктурага җитди игътибар бирәбез, монысы – кешеләргә озак вакытка исәпләнгән инвестиция дигән сүз. Хәзер безнең максат – терлекчеләрнең яңа буынын мәктәп эскәмиясеннән үк тәрбияли башларга өйрәнү. Булачак белгечләр алдагы унъеллыктагы авыл яшәешенең, хезмәт көчләренең фундаменты, республиканың уңдырышлы җирләренең чын хуҗалары булырга тиеш, – диде әлеге чарада ведомство җитәкчесе Илшат Фазрахманов.
Нәкъ бер ел элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә узган атналык оператив киңәшмәдә “Ашкадар” авыл хуҗалыгы предприятиесен үстерү перспективалары буенча эшлекле сөйләшү булган иде. Үсемлекчелеккә һәм терлекчелеккә махсуслашкан хуҗалыкта җитештерүне арттыруга инвестицияләрнең уңышлы кертелүе, аеруча сөт җитештерүдә заманча корылмалар сатып алуы билгеләнде. Республика җитәкчесе биредә сөт терлекчелеге өчен кадрлар әзерләүче мәктәп төзелүен һәм белем бирүдә чит илләрдән белгечләр җәлеп ителүен хуплады. Әлеге очрашуда авыл хуҗалыгы министры “Ашкадар” предприятиесе күрсәткечләренең Европа илләрендәгедән югарырак булуы турында белдергән иде.
Ниһаять, быел ашкадарлылар әлеге данлыклы мәктәп казанышлары белән республиканың төрле районнарыннан килгән аграр җитәкчеләрне, белгечләрне таныштырды.
Белешмә. “Ашкадар” хуҗалыгында терлекчеләр әзерләүче шәхси мәктәп узган елның сентябрендә ачылды. Аны ачу тантанасында Русиядән һәм чит илләрдән терлекчелек тармагында эшләүче 150дән күбрәк белгеч катнашты.
Терлекчелек тармагы өчен белгечләр әзерләүче мәктәптә белем алу, гамәли күнекмәләр өчен барлык шартлар да булдырылган. Биредә һөнәргә өйрәнүчеләр өчен уку җиһазлары да заманча. Мәктәптә әлегә ике факультет эшли. Аның берсе –
“Зоовет: сәламәт көтү”, икенчесе “Идарә итү: команда кулы белән табышлы ферма” дип атала. Беренче факультет үз белемен күтәрергә теләүче ветеринария белгечләрен кабул итсә, икенчесе милекчеләрне, булачак предприятие җитәкчеләрен әзерли. Кыскасы, терлекчеләр мәктәбендә белем бирүдә хезмәткә, табыш алу серләренә өйрәтүгә басым ясала.
– Хуҗалыкның уңышлы эшчәнлеге камил технологияләр яисә системалы идарә итү алымнарына гына түгел, беренче чиратта хезмәт кешеләренең нинди максат, мәгънә салып эшли белүендә дип уйлыйм. Заманча аграр предприятиеләрнең казанышы, әлбәттә, инновацияләргә, белгечләрнең көчле, бердәм командасына һәм нәтиҗәле идарә итүгә бәйле. Бездә авылның киләчәк нигезен тәшкил итүче белгечләр әзерләнә. Төрле һөнәр ияләрен берләштерүче команда булганда аграр хуҗалык бернинди сынауларга да бирешми, – ди “Ашкадар” предприятиесе җитәкчесе урынбасары Илнур Халитов.