+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

«Космос - кадрда»

6 апрельдә «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен оештырылган «Космос - кадрда» Бөтенрусия иҗат акциясе старт ала.

«Космос - кадрда»
«Космос - кадрда»


Чара Русия Федерациясендә 2026 елда космос атналыгын үткәрүгә багышланган, балалар һәм үсмерләр арасында илебез космонавтикасы тарихын популярлаштыруга, илнең фән һәм техника өлкәсендәге казанышларына хөрмәт тәрбияләүгә, шулай ук Русиянең космик киңлекне үзләштерүгә керткән өлеше өчен горурлык хисе формалаштыруга юнәлтелгән.
Акциядә катнашу өчен балаларга тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсендә яки берничәсендә эш әзерләргә һәм порталда шәхси кабинетта катнашуга гариза калдырырга кирәк: https://культурадляшкольников.рф/actions/vserossiyskaya-aktsiya-kosmos-v-kadre/.
Ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узучы акциягә гаризалар 2026 елның 6 апрелендә кабул ителә башлый һәм 2026 елның 6 маенда тәмамлана. Йомгаклар буенча эксперт комиссиясе иң кызыклы 100гә кадәр җиңүчене сайлап алачак.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас