+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Сабанда сайрашыр чак җитә

Техника паркын яңарту исәбенә Башкортстанда язгы кыр эшләренә узган елга караганда 200 берәмлеккә күбрәк чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатлары җәлеп ителәчәк. Авыл хуҗалыгын яңа Русия техникасы һәм җайланмалары белән тәэмин итү Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проекты максатларына туры килә.

Сабанда сайрашыр чак җитә
Сабанда сайрашыр чак җитә
- Техниканың әзерлеге 2026 елгы чәчү кампаниясен уздырганда хәлиткеч факторларның берсе, — дип хәбәр итте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Бүген авыл хуҗалыгы машиналарын һәм агрегатларын вакытында һәм сыйфатлы ремонтлау һәм әзерләү мөһим.

Бүгенге көнгә Башкортстан аграрийлары трактор тагылмаларын, тешле тырмаларны һәм кәтүкләрне ремонтлап бетерде. Туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарын әзерләү ахырына якынлаша, алар буенча техник әзерлек 95 процент тәшкил итә.

Республика Хөкүмәте карары нигезендә 15 апрельгә кыр эшләрендә катнашучы барлык тракторлар да техник тикшерүне төгәлләргә тиеш. Трактор паркының әзерлеге 90 процент тәшкил итә.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас