Русиядә торак төзелеше үсешенә зур өлеш керткән өчен республика җитәкчесенә югары бүләкне дәүләт башлыгының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елдан башлап Башкортстан ел саен торак төзелеше өлкәсендә Русия лидерлары рәтендә. «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча 2019 елдан 2024 елга кадәр республикада 17,5 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылды, өстәвенә 2024 елда – рекордлы 3,348 млн квадрат метр.
2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» яңа гомумдәүләт проекты буенча республикада шулай ук 3 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Торакны файдалануга тапшыру күләменең ышанычлы үсешен саклап калынды, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Фото: bashinform.ru