+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Алсу пантера"ны күрми калмагыз!

Егерме тугызынчы Халыкара джаз фестивале быел 3-5 апрельдә узачак.

"Алсу пантера"ны күрми калмагыз!"Алсу пантера"ны күрми калмагыз!
"Алсу пантера"ны күрми калмагыз!


Моннан егерме тугыз ел элек Уфаның Башкорт филармониясе базасында беренче «Алсу пантера» джаз музыкасы фестивале барлыкка килде, ул инде халыкара дәрәҗәдә бу музыкаль хәрәкәтнең үсешен дәвам итте. Шуннан бирле ел саен апрельнең беренче ял көннәрендә Уфа джаз башкаласына әверелә һәм барлык музыка яратучыларны джаз тыңларга чакыра.

Бу юлы фестиваль тыңлаучыларны кемнәр башкаруында нинди әсәрләр белән сөендерәчәк?

Русиядә беренче тапкыр ялгыз тур белән - Америка җырчысы Кит Энтони Флюитт. Фестивальне ул ачачак та. Элегрәк ул Русиядә танылган Pet Shop Boys төркеменең бэк-вокалисты сыйфатында чыгыш ясаган иде.
Фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты Олег Касыймов билгеләп үткәнчә, Флюитт – дөнья музыкасы легендалары, джаз, поп, соул һәм фанк музыкасы йолдызлары белән бер сәхнәдә яңгыраган тавыш. Ул йолдызлар - Майкл Джексон, Дайана Росс, Куинси Джонс, Селин Дион, Эшфорд, Симпсон һәм башкалар. Аның тавышы дөньяның иң эре сәхнәләрендә һәм музыка тарихы тудырылган студияләрдә яңгырады.

Уфа фестиваленең тагын бер дебютанты - уникаль вокалчы, джаздан алып - соулга кадәр, госпелдан алып поп-музыкага кадәр башкаручы Моник Томас (Франция).

Ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узучы фестиваль хакында Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе сайтында белергә була.

Фото: Башкорт дәүләт филармониясе

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас