+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел

Туристларның яраткан юлы яхшыра

«Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында Белорет районында Уфа – Инҗәр – Белорет юлының 6 километрдан артык өлеше ремонтланачак.

Туристларның яраткан юлы яхшыраТуристларның яраткан юлы яхшыра
Туристларның яраткан юлы яхшыра

Эшләр Рәвәт һәм Олыелга авыллары янындагы ике участокта башкарылачак. Юл төзүчеләр монда асфальт-бетон өслекне яңартачак, юл кырыйларын ныгытачак һәм билгеләр куячак.

– Уфа – Инҗәр - Белорет юлы - Башкортстанның популяр туристик юнәлеше. Ул Белорет, Архангель һәм Кырмыскалы районнарында урнашкан танылган табигый истәлекле урыннарга алып бара. Бу трасса буенча Башкортстанда яшәүчеләр һәм кунаклар Көньяк Урал табигать тыюлыгына, Атыш шарлавыгына, «Абзак» тау чаңгысы курортына һәм башка матур урыннарга барып җитә ала. Монда трафик һәрвакыт тыгыз – тәүлегенә 12 мең автомобильгә җитә, - дип билгеләп үтте транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Эшләр ел азагына тәмамланачак.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас