

Поставкалар географиясен киңәйтү буенча эш глобаль базарларда югары технологияле Русия бизнесына ярдәм итүгә юнәлтелгән һәм ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектының бурычлары нигезендә алып барыла.
Компаниянең Башкортстан Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә оештырылган «Төркмәнстан нефте һәм газы-2025» Халыкара күргәзмәсендә катнашуы яңа базарга чыгу өчен төп вакыйга булды. Нәкъ шунда Төркмәнстан партнеры – нефть-газ продукциясен сатып алучы белән контракт имзаланган. «ЭКОХИМ" заказ бирүче адресына күчмә җылыткыч җибәрде, ул скважиналарны һәм торбаүткәргечләрне парафин катламнарыннан чистарту өчен кулланыла.
- Төркмәнстанга беренче тапкыр продукция төяп җибәргән «ЭКОХИМ» компаниясенең уңышы гомум уңай динамикага туры килә. Башкортстан һәм Төркмәнстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше - узган ел эчендә генә дә 3,2 тапкырга, ә экспорт күләме 3,5 тапкыр арткан. Безнең компаниянең бу базарга югары технологияле җиһазлар белән чыгуы - товар китерүне диверсификацияләүдә мөһим адым, - дип бәяләде бу вакыйганы Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Фото: pravitelstvorb.ru