+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Милли киемнәребез белән горурлана торган көн

17 апрельдә Башкортстан Республикасында республика халыкларының Милли костюмы көне узачак.

Милли киемнәребез белән горурлана торган көнМилли киемнәребез белән горурлана торган көн
Милли киемнәребез белән горурлана торган көн


Башкортстанда Милли костюм көне 2020 елдан республика Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы елына ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә. Ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелүче бу бәйрәм бөтен төбәктә һәм аннан читтә йөзләгән мәйданчыкны берләштерә.

Төп вакыйгаларны Башкортстан Мәдәният министрлыгы Халыклар дуслыгы йорты, Республика халык иҗаты үзәге, әйдәп баручы музейлар, китапханәләр һәм театрлар белән берлектә координацияли. Бәйрәм чарасы Уфада «Башкортостан» дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда узачак. 16.00 сәгатьтән кунакларны стильләштерелгән киемнәр күрсәтү, артистлар чыгышы, күргәзмә-ярминкә һәм милли костюм элементлары ясау буенча остаханәләр көтә.

М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында - М. Кәримнең "Ай тотылган төндә" спектакле, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында "Җиде батыр турында хикәят" күрсәтеләчәк. Дәүләт академия урыс драма театры «Театр киңлегендә милли костюм» костюмнар һәм фотографияләр күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Тамашачыларны һәм иҗат коллективларын «Милли костюм кигән театрга барабыз» флешмобы берләштерә.

Күпчелек чараларга керү ирекле. Тулы афиша, мәйданчыкларның адреслары һәм катнашу кагыйдәләре мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларында һәм аларның социаль челтәрләрендә бар.
Бу көнне шушы хэштегларны кулланыгыз: #ДеньНациональногоКостюмаРБ2026, #ЭтноКодБашкортостана, #ЯВНациональномКостюме.

Фото: Динар Кәлимуллин


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас