+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Борынгы һөнәр белән таныштылар

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында Кыйгы районында Үзәк модельле китапханәдә яшьләр өчен «Русиянең чүлмәкче мирасы: сәнгать, традицияләр һәм осталык» мастер-классы оештырылды.

Борынгы һөнәр белән таныштыларБорынгы һөнәр белән таныштылар
Борынгы һөнәр белән таныштылар
Чара «Урын гение» федераль программасы кысаларында узды һәм катнашучылар өчен «Пушкин картасы» проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Практик дәрес барышында район яшьләре борынгы һөнәрчелек тарихы белән танышып кына калмыйча, ата-бабаларының тере мирасына кагылып, материал белән мөстәкыйль эшли алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, китапханә заманча күпфункцияле үзәк булып тора, анда даими рәвештә белем бирү һәм иҗади чаралар уза.

- «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында китапханәбезне яңарту үсеп килүче буынның үз-үзен үстерүе өчен принципиаль яңа даирә булдырырга мөмкинлек бирде. Яшьләр халык традицияләрен өйрәнүгә актив тартыла. Безнең бурыч — һәркем монда үзенең иҗади потенциалын һәм һөнәри үсешен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр таба алсын өчен бу заманча диварларны тирән эчтәлек белән тутыру, - дип билгеләп үтте китапханә директоры Альфира Фатыхова.

Фото: СРК нацпроекты
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас