+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшьләр сәясәте – өстенлекле юнәлеш

Республикада гамәлгә ашырылучы чаралар егет-кызларны иҗатка, иҗтимагый активлыкка җәлеп итәРеспубликада ил Президенты Владимир Путин указы нигезендә булдырылган “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проектының “Русия – мөмкинлекләр иле” төбәк проектының үтәлешенә йомгак ясалды. 2025 елда проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты утырышында хәбәр итте.

Яшьләр сәясәте – өстенлекле юнәлешЯшьләр сәясәте – өстенлекле юнәлеш
Яшьләр сәясәте – өстенлекле юнәлеш
– Республика территориясендә проектны гамәлгә ашыру яшьләргә үз сәләтләрен һәм идеяләрен фән, сәнгать, журналистика, эшкуарлык өлкәләрендә үстерергә, белем бирү программаларына, стажировкаларга, грантлар һәм премияләргә ирешергә, шулай ук үз идеяләрен тормышка ашыру өчен фикердәшләр табарга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.

“Русия – мөмкинлекләр иле” проекты 2025 елда “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проектына кергән тагын 8 проект белән беррәттән старт алды һәм Русиянең барлык субъектларында балалар һәм яшьләрнең үз теләкләрен тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән. Моның өчен проектта ике төп күрсәткечкә басым ясала.

Беренчесе – яшьләрне яшьләр сәясәте инфраструктурасы базасында уздырыла торган чараларга җәлеп итү (2025 елда мондый чараларда 284 меңнән артык яшь кеше катнашкан). Киңлекләрне яңартуны һәм яшьләргә аларның эше турында мәгълүмат бирүне үз эченә алган әлеге юнәлеш һәр яшь кешегә кызыклы чараларда катнаша, яшьтәшләре белән таныша, иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенә кушыла ала торган мохит тудыру мөмкинлеге бирә. Болар барысы да төрле юнәлешләрдә үсәргә һәм үз-үзеңне тормышка ашырырга ярдәм итә.

Икенчесе – яшьләрнең һөнәри үсешенә юнәлтелгән чаралар уздыру (2025 елда 430 меңнән артык яшь кеше әлеге чараларда катнашкан). Уздырылучы чаралар яшьләргә һөнәрләр турында яңалыклар белергә һәм үз карьерасын планлаштырырга, билгеле бер өлкәдә уңышка ирешкән кешеләр белән ачыктан-ачык аралашырга, яшьләрнең һөнәри бергәлекләренә берләшергә, аларны үстерергә һәм бергәләп һөнәри осталыкларын арттырырга мөмкинлек бирә.

Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе Айбулат Хаҗин билгеләп үтүенчә, бүген яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру – илнең стратегик өстенлекләренең берсе, министрлык тарафыннан гамәлгә ашырылучы практикалар яшьләрне иҗтимагый активлыкка һәм иҗатка җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

2026 елда “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проектының “Русия – мөмкинлекләр иле” проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Башкортстанның Яшьләр сәясәте министрлыгы яшьләр киңлекләре челтәрен үстерү, аларга булган мөмкинлекләр турында мәгълүмат бирү, профилактик эш, тематик чаралар үткәрү һәм яшьләрнең масштаблы проектларда һәм программаларда катнашуын оештыруга өстенлек бирә.

Башкортстан агросәнәгать комплексы предприятиеләрен 2030 елга кадәр 95 процентка кадрлар белән тәэмин итү буенча Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” гомумдәүләт проектының мөһим максатларының берсенә ирешүдә актив катнаша.

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалына ярдәм итүнең төбәк программасында катнашучылар сайлап алынды. Конкурс йомгаклары буенча аграр тармакның 81 яшь белгече дәүләт ярдәмен алды.

2026 елда конкурс нигезендә сайлап алуда республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшләүче һәм программаның билгеләнгән критерийларына туры килгән 111 яшь белгеч катнашты.

– Төбәктә яшь аграрийларга ярдәм итү системасы саклануы һәм эзлекле рәвештә гамәлгә ашырылуы мөһим, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Бу агросәнәгать комплексына яшьләрне авылда калдыру һәм эшкә җәлеп итү мәсьәләләрендә өстенлекләр бирә, бүгенге шартларда бу аеруча мөһим.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сайлап алу конкурсында катнашучыларның барысы да төбәк бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган 750 мең сум күләмендә түләү алды.

Программаны гамәлгә ашыру тармакның кадрлар составын яңартуга, авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрүгә һәм республиканың авыл территорияләрен тотрыклы үстерүгә ярдәм итә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас