

Медицина җиһазы офтальмологик авыруларны тиз, авыртусыз һәм югары төгәллек белән диагностикалау мөмкинлеге бирә. Күз эчендәге басымны үлчәүнең контактсыз ысулы ярдәмендә процедура пациентлар өчен уңайлырак, ә инфекция йоктыру куркынычы минимумга җиткерелә.
—Гомумдәүләт проекты кысаларында пневмотонометр алу — безнең дәваханә өчен әһәмиятле вакыйга. Бу диагностика сыйфатын күтәрергә, медицина хезмәтләрен безнең пациентлар өчен уңайлырак һәм заманчарак итәргә мөмкинлек бирәчәк, — ди Әскәр үзәк район дәваханәсе баш табибы Илгиз Килдияров.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының төп максаты — гражданнарның озын гомеренең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла. Гомумдәүләт проекты ярдәмендә медицина учреждениеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, Сәламәтлек саклауны санлаштыру буенча эш алып барыла.
Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.