Анда катнашучылар ылыслы агачлар утыртты һәм «Русия суы» бөтенрусия акциясе кысаларында яр буе территориясен чистартты. Урындагы халык һәм район кунаклары экологик инициативаны актив рәвештә хупладылар.
Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Антон Гладышев билгеләп үткәнчә, чарада 500дән артык волонтер катнашкан. Алар тырышлыгы белән тирә-як территориядә ике мең нарат утыртылды, ике чакрым озынлыктагы яр буе чистартылды, ун капчык чүп-чар җыелды.
Волонтерлар өчен чәй өстәле оештырылды.
Чара табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, республика халкының игътибарын табигать ресурсларын саклау һәм тергезү проблемаларына җәлеп итү максатларында узды.
Бу көн әйләнә-тирә мохитне кайгыртуның кешеләрне берләштерүенең ачык мисалына әверелде.