Соңгы елларда халыкның сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә республикада бик күп эшләр башкарыла: бер-бер артлы яңа, уңайлы, заманча дәваханәләр, медицина үзәкләре, фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырыла. Кырмыскалы районында да Президент Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты чикләрендә медицина учреждениеләрен төзү, аларны заманча җиһазландыру эше актив бара.
Узган елда гына Кырмыскалы районында биш яңа ФАП, Олыкүл авылында заманча табиблык амбулаториясе файдалануга тапшырылды. Шулай ук “Озайлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты чикләрендә үзәк район дәваханәсе җитди “коралланды”: яңа ультратавыш һәм заманча рентген, йөрәк ритмы бозылышын ачыклау аппаратлары, мобиль рентген, феталь монитор һәм башка төрле җиһазлар алынды. Шулай ук дәваханә автопаркы “Лада Веста” һәм ике “Лада Ларгус” автомобильләре белән тулыланды.
Узган елда район үзәгеннән ерак урнашкан Карлыманбаш авылында да мөһим вакыйга булды – “Озайлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты чикләрендә биредә яңа һәм заманча модульле ФАП төзелде. Ул – авыл халкы өчен көтеп алынган бүләк. Чөнки моңа кадәр фельдшерлык пункты бернинди уңайлыклар булмаган иске бинада урнашкан иде. Яңа ФАП әллә ни зур булмаса да, анда хезмәткәрләр һәм медицина ярдәме алырга килүчеләр өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Бинага су үткәрелгән, аны җылыту өчен бойлер урнаштырылган, канализациягә тоташтырылган. Элек мондый шартлар турында хыялланырга гына мөмкин булган. Фельдшер-акушерлык пункты барлык кирәкле мебель һәм медицина җиһазлары белән дә тәэмин ителгән. Фельдшерның кабул итү бүлмәсендә компьютер да бар, ул Интернетка тоташтырылган. Кирәк булганда, шунда ук авыруны үзәк район дәваханәсе табибларына кабул итүгә язып була. Шулай ук авыл халкына хәзер анализлар тапшыру өчен район үзәгенә йөрисе түгел – даими рәвештә белгечләр үзләре авылга килә.
Иң мөһиме – биредә тәҗрибәле фельдшер эшли. Гөлсинә Бикбулатованың медицина системасында 35 еллык стажы бар. Авыл халкы өчен чын-чынлап ак халатлы фәрештә ул. Үз-үзен аямыйча, һәрчак ярдәмгә ашыгучы “авыл докторын” Карлыманбаш, күрше авыллар халкы бик ярата һәм хөрмәт итә. Гөлсинә Җангали кызы тумышы белән Бөрҗән районыннан. Балачак хыялын тормышка ашырып, кулына диплом алгач, хезмәт юлын Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә башлый. Кырмыскалы районы үзәк район дәваханәсенең неврология бүлекчәсендә байтак еллар эшли. 2009 елдан башлап – урындагы ФАП мөдире.
Фельдшерның хезмәт даирәсе киң: амбулатор кабул итү, профилактик прививкалар ясау, документларны алып бару, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү, профилактик әңгәмәләр үткәрү – авыл фельдшерының көндәлек эше шушы һәм башка бик күп бурычлардан тора. Хәтта ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшләргә туры килә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм таләп ителүе ихтимал.
Кайвакыт кешеләргә савыгу өчен ихлас аралашу да җитә, бу әллә нинди дарулардан да яхшырак. Гөлсинә Җангали кызы моны яхшы белә, шуңа барысын да тыңлый, тынычландыра, киңәшләрен бирә, ышаныч һәм өмет уята.
Карлыманбаш авылыннан тыш, күрше Яңа Куганак халкы да аның карамагында: барлыгы 246 кеше, шуларның 30дан артыгы балалар.
– Безнең эштә иң мөһиме – ярдәм күрсәтү. Изге эш башкарсаң, күңелдә шундый тынычлык урнаша. Ә иң зур бүләк – кешеләрнең рәхмәт сүзе һәм ихлас елмаюы. Эшебез җиңелдән булмаса да, мин аны бик яратам. Ә яңа ФАПта эшләве – үзе бер кинәнеч, – ди ул.
Авыл халкы да сөенечен яшерми.
– Мондый бүләк турында кайчандыр хыяллана гына идек, хәзер кечкенә авылда заманча медицина пункты барлыкка килде. Моның өчен район, республика һәм илебез җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлебез. Фельдшерыбыз Гөлсинә Җангали кызыннан да уңдык. Әл дә ул бар, дип торабыз. Мөмкинлектән файдаланып, авыл халкы исеменнән тагын бер үтенечне җиткерәсем килә – ФАПта дарулар сатыла башласа, тагын да яхшырак булыр иде. Авылда, башлыча, өлкәннәр яши, кирәкле препаратларны алырга район үзәгенә барып йөрү авырга төшә, – ди Мәрвәр апа Шаһморатова.
ФАПка килүче башкалар да авыл җирендә уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлеге булуыннан канәгать.
Ә фельдшер Гөлсинә Бикбулатова, үз чиратында, барлык авыл халкын булдырылган уңайлы шартлардан актив файдаланырга – вакытында диспансеризация үтәргә, прививкалар ясатырга, медицина учреждениеләренә баруны кичектермәскә, үзләренең сәламәтлегенә сакчыл карарга чакыра.
Әйе, яңа ФАП ачылуны биредә олысы-кечесе көтеп алды. Ул авыл халкының сәламәтлеген ныгытуда һәм гомер озынлыгын арттыруда, һичшиксез, уңай йогынты ясар, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.