+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Толбазы - Красноусол юлы ремонтлана

Гафури районында илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Толбазы - Красноусол юлын ремонтлау дәвам итә.

Толбазы - Красноусол юлы ремонтланаТолбазы - Красноусол юлы ремонтлана
Толбазы - Красноусол юлы ремонтлана


Красноусол авылы янындагы 7,5 км озынлыктагы участокта подряд оешмасы органоминераль һәм кайнар асфальт-бетон катнашмадан нигез салу эшләрен алып бара. Асфальт-бетон өслекне яңартканнан соң юл кырыйлары ныгытылачак һәм билгеләр куелачак.

- Толбазы - Красноусол юлын ремонтлау Гафури һәм Авыргазы районнарында яшәүчеләр өчен юлны имин итәчәк. Моннан тыш, бу трасса туристлар арасында популяр: биредә бальнеологик шифаханә, Богородица-Табын хатын-кызлар монастыре һәм Башкортстаннан читтә дә билгеле изге чишмәләр урнашкан, - диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Толбазы – Красноусол юлының әлеге участогындагы барлык эшләрне шушы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Быел “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 200 км юл һәм 15 күпер норматив хәлгә китереләчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас