

Микрофинанс ярдәме ил Президенты Владимир Путин булдырган «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелде.
- Без республика эшкуарларына аларның проектларын гамәлгә ашыру өчен, шул исәптән микрофинанс ярдәмен дә кертеп, күптөрле инструментлар тәкъдим итә алуыбызга шатбыз. Мондый башлангычлар ярдәмендә кече һәм урта предприятиеләр эш урыннары булдырып һәм Башкортстан сәнәгатенең көндәшлек сәләтен арттырып, өстәмә ресурслар ала, - дип билгеләп үтте Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.
Евгений Романов агач материаллары җитештерү белән 1996 елдан шөгыльләнә. Тармакта бай тәҗрибәсе һәм белемнәре булганга, ул сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгарга һәм агач эшкәртү күләмен арттырырга омтылган.
Бирелгән акчалар товарлар китерү күләмен һәм җитештерү куәтләрен арттырырга мөмкинлек биргән әйләнештәге акчаларны тулыландыруга юнәлтелгәң. Кыска гына вакыт эчендә предприятие продукция җитештерү күләмен арттырган. Бүген эшкуар үз алдына амбициоз максатлар куя: ел саен 15 мең кубометрга кадәр агачны сыйфатлы итеп эшкәртү.
Башкортстан микрокредит компаниясе еллык 4,5 процент ставкалары белән заемнар бирә: микрозаймнар алуга заявкаларны компания сайты аша, шулай ук МСП.РФ Федераль санлы платформасы аша бирергә мөмкин. Консультацияләр өчен +7 (347) 246-20-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.