+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфа - Инҗәр - Белорет юлы ремонтланды

Бу эшләр Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.

Уфа - Инҗәр - Белорет юлы ремонтландыУфа - Инҗәр - Белорет юлы ремонтланды
Уфа - Инҗәр - Белорет юлы ремонтланды
Башкортстанның Архангель районында ил башлыгы Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында 5 километр озынлыктагы Уфа – Инҗәр – Белорет юлы ремонтланды. Бакалды авылы янындагы участок тиешле хәлгә китерелде. Подряд оешмасы асфальт-бетон өслекне яңарткан, юл кырыйларын ныгыткан һәм билгеләр ясаган.

– Уфа – Инҗәр – Белорет юлыннан тәүлегенә 12 мең автомобиль үтә. Ул Архангель, Белорет һәм Кырмыскалы районнарында яшәүчеләргә транспорт элемтәсен тәэмин итә, шулай ук популяр туристлык юнәлеше булып тора. Юл танылган табигый, истәлекле урыннарга, шул исәптән Көньяк Урал тыюлыгына, Атыш шарлавыгына һәм «Абзак» тау чаңгысы курортына алып бара, — дип белдерде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Быел 19 чакрымнан артык Уфа - Инҗәр - Белорет юлы норматив хәлгә китереләчәк. Барлык эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: быел «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча 200 чакрым тирәсе төбәк һәм муниципальара юллар норматив хәлгә китереләчәк, шуларның 170 чакрымы терәк юл челтәренә керә.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас