

Башкортстанда сәнәгать өчен белгечләрне студент эскәмиясеннән үк әзерләүгә игътибар арта. Предприятиеләргә инженерлар, конструкторлар, энергетиклар, робототехника һәм санлы технологияләр белгечләре кирәк. Шуңа күрә республикада максатлы укыту күләмнәре арттырыла.
Русия Хөкүмәте 2026–27 уку елына вузларда максатлы укыту өчен квоталарны раслады. Программада катнашучы төп вузларның берсе — (вузара кампус резиденты) Уфа Фән һәм технологияләр университеты.
УУНиТ һәм аның Бөре, Нефтекама, Сибай һәм Стәрлетамак филиалларына 513 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Аларның күпчелеге сәнәгать, инженерия һәм югары технологияләр белән бәйле. Бүген университетта максатлы юллама белән 1000нән артык студент белем ала. Аларның яртысыннан күбрәге оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре заказы буенча укый.
Университетның төп стратегик партнерларының берсе — "УМПО". Предприятие 140тан артык яшь инженерны көтә. Аеруча авиация һәм ракета двигательләре төзү, машина эшләү һәм технологик комплекслар проектлау белгечләре кирәк.
Заказчылар арасында, шулай ук, «Калашников» концерны, «Газпром трансгаз Уфа», «НефАЗ» һәм башка эре предприятиеләр бар.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев максатлы укытуның республика өчен мөһим булуын билгеләде. "Безнең алда технологик лидерлыкны тәэмин итү бурычы тора. Моның өчен заманча җитештерүдә эшли белүче квалификацияле инженер кадрлары кирәк", - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, илдә вузара кампуслар төзү Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Уфа кампусының беренче чираты 2024 елда ачылды.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru