

Чара барышында сәламәтлек үзәкләрен трансформацияләүнең төп юнәлешләре, яшь белән ассоциацияләнүче авыруларны профилактикалауның инновацион технологияләрен кертү, нейротехнологияләр һәм геропротекторларны үстерү, шулай ук бу өлкәдә төбәкләр тәҗрибәләре каралды.
Башкортстанда быел сынау проекты кысаларында Уфаның 18нче шәһәр клиник дәваханәсе базасындагы Сәламәтлек үзәге нигезендә “Сәламәт озын гомер медицинасы” үзәге ачылуга әзерләнә. Аның эшенең төп юнәлешләренә гражданнарның биологик яшен һәм картаю темпларын билгеләү, хәвефнең төп факторларын ачыклау, индивидуаль туклану, хәрәкәт, когнитив һәм социаль активлык программаларын формалаштырып, «уңышлы картаю» принципларына өйрәтү, шулай ук «сәламәтлек паспорты» рәсмиләштерү һәм динамик күзәтү керә.
Үзәк эшенә медицина профилактикасы буенча табиб, терапевт, диетолог, медицина психологы, ЛФК буенча инструктор-методист һәм шәфкать туташы җәлеп ителәчәк.