Казахстан, Кытай һәм Алжир партнерлары белән озак вакытлы контрактлар төзелде, Алжир һәм Төркиядән дөньяның иң эре сатып алучылары аудитлары узды. 2024-25 елларда экспорт төяп җибәрү күләмнәре 2022 ел күрсәткеченнән 19 тапкырга артып китте.
Комбинат үсешкә актив инвестицияләр кертә. Соңгы биш елда биредә инвестицияләр күләме 1,5 млрд сумнан артып киткән. Бу чаралар комбинатта җитештерүнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырды.
Предприятиенең генеральный директоры Лариса Малахова хәбәр иткәнчә, биредә заманча автоматлаштырылган линияләр һәм сыйфатны контрольдә тотуның комплекслы системалары кертелгән. Сыйфат менеджменты системасы сертификацияләнгән, продукция кошер һәм хәләл җитештерү нормаларына туры килә, бу эчке һәм тышкы базарларда конкурент өстенлекләрне тәэмин итә.
Соңгы биш елда җитештерүне модернизацияләүгә дәүләт ярдәме 125 млн сумнан арткан. 2025 елда комбинатның кереме 6 млрд сумнан артып киткән, чиста табыш 114 млн сумнан артык тәшкил иткән.
Фото: СРК нацпроекты