+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстанда гомумдәүләт проекты ничек гамәлгә ашырыла?

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә районнар һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары белән узган киңәшмәдә җир-милек комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Башкортстанда гомумдәүләт проекты ничек гамәлгә ашырыла?Башкортстанда гомумдәүләт проекты ничек гамәлгә ашырыла?
Башкортстанда гомумдәүләт проекты ничек гамәлгә ашырыла?
«Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешү максатларында Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2025 елның сентябрендә кирәкле чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында күрсәтмә расланды. Республика территориясен капиталлаштыруны арттыру проектын гамәлгә ашыру буенча тиешле юл картасына март аенда кул куелды.

- 2030 елга ил күчемсез милек объектларының суммар кадастр бәясен бер квадриллион сумнан (2025 елда 875 трлн.), шулай ук 500 мең гектар җир банкы формалаштырырга кирәк. Әлеге күрсәтмәне үтәү йөзеннән быел март аенда республика Хөкүмәте һәм “Росреестр” тарафыннан Башкортстан территориясен капиталлаштыруны арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча «юл картасы» расланды. Максатчан параметрлар нигезендә капиталлаштыруның 2026 елда 14,9 трлн сумнан 2030 елга 17 трлн сумга кадәр үсешен тәэмин итәргә кирәк. Җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану – төбәкнең икътисади үсешенең нигезе ул. Безнең максат – йөкләмәләрне үтәү генә түгел, ә кешеләр һәм инвесторлар файдасына эшли торган үтәкүренмәле, технологик система булдыру, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас