+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кыйгыда балалар сәнгать мәктәбе төзиячәкләр

Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында 100 укучыга исәпләнгән белем бирү учреждениесе төзелә.  

Кыйгыда балалар сәнгать мәктәбе төзиячәкләрКыйгыда балалар сәнгать мәктәбе төзиячәкләр
Кыйгыда балалар сәнгать мәктәбе төзиячәкләр

Бу хакта Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов хәбәр итте.

Өч катлы бинада хореография белән шөгыльләнү өчен заллар, эстрада белән шөгыльләнү өчен концерт мәйданчыгын, гамәли сәнгать, компьютер һәм рәсем сәнгате классларын, шулай ук тавыш яздыру студиясен, китапханәне, индивидуаль һәм төркем белән укыту кабинетларын урнаштырачаклар.

Моннан тыш, булачак мәктәптә медпункт, укытучылар, музыка кораллары, ата-аналар өчен көтү зоналары, гардероблар булачак.

Артем Ковшов билгеләвенчә, төзелешне 2027 елда тәмамларга планлаштыралар. Эшләр Русия Президенты Владимир Путин башлангаычы белән гамәлгә ашырылучы "Гаилә" гомумдәүләт проекты буенча алып барыла.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас