+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Туймазы эшкуарлары шәһәр паркында агачлар утырта

Президент Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Экологик иминлек» гомумдәүләт проекты кысаларында, Туймазы шәһәренең үзәк мәдәният һәм ял паркында «Бизнес хатын-кызлары» ассоциациясе вәкилләре яшел аллея утыртуны дәвам итте.

Туймазы эшкуарлары шәһәр паркында агачлар утыртаТуймазы эшкуарлары шәһәр паркында агачлар утырта
Туймазы эшкуарлары шәһәр паркында агачлар утырта
Узган көздә аллеяның беренче рәтенә нигез салынды. "Җылы көннәр җитү белән, без беренче агачларның ничек кышлавын карарга паркка киттек. Аларның барысы да үсеп киткәнен күргәч, бик шатландык!"- дип уртаклаша ассоциация җитәкчесе Светлана Шәрипова.

Хәзер беренче рәткә параллель рәвештә яңа агачлар: юкә, миләш, Канада өрәңгесе һәм алмагач утыртканнар — барлыгы 30дан артык үсенте. Шунысы куанычлы, быел паркны яшелләндерүгә «Бизнес хатын-кызлары» белән бергә аларның ирләре һәм балалары, шулай ук «Акро» спорт клубыннан Ксения Абдуллина һәм «El RIFF» музыка берләшмәсеннән Диләрә Мөхәрләмова да кушылган. Акциядә катнашучылар яңа үсентеләр дә үсеп китәр һәм Туймазы шәһәрендә яшәүчеләрне сөендерер, дип өметләнә.

Чыганак һәм фото: СРК
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас