+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Әй елгасы аша күпер ремонтлана

Мәчетле районында Кропачево - Мәсәгут - Әчит юлында Әй елгасы аша күпернең әзерлеге 50 процентка җиткән. Олы Устикин авылы янындагы озынлыгы 300 метр булган корылма “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтлана.

Әй елгасы аша күпер ремонтланаӘй елгасы аша күпер ремонтлана
Әй елгасы аша күпер ремонтлана

Башкортстан Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Марат Дәүләтшин Мәчетле районы хакимияте башлыгы урынбасары Азамат Каләмов белән берлектә күпердә ремонт барышын тикшерде.

Күчмә киңәшмәдә катнашучылар эшләрнең сыйфатын югары бәяләделәр, ремонт вакытында күпер аша үтүнең тәэмин ителешен тикшерделәр.

– Кропачево – Мәсәгут - Әчит юлы Башкортстанны, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрен тоташтыра. Монда трафик тәүлегенә 3,5 мең автомобильгә җитә. Ремонт барган арада күпер буенча хәрәкәт бер полоса буенча башкарыла һәм светофор белән көйләнә. Күперне яңарту озак еллар дәвамында республика халкы һәм кунаклары өчен иң куркынычсыз һәм уңайлы юлны тәэмин итәчәк, – диде Марат Дәүләтшин.

Корылмадагы барлык эшләрне 2026 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас