

Иртә «Халык өчен сәламәтлек мәктәбе»ннән башланды, анда республика кардиоүзәгенең баш табибы Ирина Николаева йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвеф факторлары, игътибарсыз калдырырга ярамый торган беренче симптомнар һәм профилактиканың заманча методлары турында мөһим мәгълүмат белән уртаклашты.
Халык гипертония, югары холестерин, дөрес туклану һәм физик активлык турында борчыган сорауларын бирде.
Чара шәһәр мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Теләге булган һәркем кардиолог табибтан консультация ала, йөрәк-үпкә реанимациясе буенча мастер-классларда катнаша һәм шифалы чәйләр татып карый алды.
Шулай ук күчмә ФАП, флюорография һәм сәламәтлек үзәге эшләде, бу теләгән һәркемгә үз сәламәтлеген урында ук тикшерергә мөмкинлек бирде. "Кардиодесант" акциясе белгечләр белән киңәшләшеп кенә калмыйча, саф һавада энергия туплау өчен дә бик яхшы мөмкинлек булды.
Фото: Бөре шәһәре хакимияте сайтыннан.