

Президент Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Экологик иминлек» гомумдәүләт проекты кысаларында ведомство автопаркы җиде яңа техника берәмлеге белән тулыланды. Алар арасында УАЗ базасында биш тулы приводлы урман патруль комплексы һәм ике «Газель NEXT» автобусы бар.
Махсус транспорт сатып алуга федераль бюджеттан 17,4 миллион сум бүленгән. Яңа техникалар урман шартларында эшләү үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланган. Алар шәхси составны, янгын сүндерү җиһазларын һәм кирәкле инвентарьны катлаулы рельефлы һәм юлсыз урыннарга тиз илтү өчен тәгаенләнгән.
— Без техник паркны 2019 елдан башлап масштаблы яңартабыз. Бу вакыт эчендә гомумдәүләт проект буенча 400дән артык урман янгыннарына каршы техника, җиһаз һәм инвентарь сатып алынды. Нәтиҗәдә республикадагы урман янгыннарына каршы хезмәтләрнең ихтыяҗын тулысынча каплый алдык, — диде Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.
Министр сүзләренә караганда, техник тәэмин ителеш дәрәҗәсе 86,5 проценттан 100 процентка кадәр күтәрелгән. Бу инде практик нәтиҗә дә бирә: республикада урман янгыннарын оператив сүндерү күрсәткече 100 процентка җиткән.
Заманча техника Башкортстанга урман янгыннары мәйданын киметү буенча Русия Президенты куйган бурычларны нәтиҗәле үтәргә дә ярдәм итә.
Фото: forest.bashkortostan.ru