Башкортстан укучылары Б.В. Всесвятский исемендәге Бөтенрусия яшь тирә-як мохитне өйрәнүчеләр конкурсында (халыкара катнашлыгында) иң яхшылар рәтенә керделәр. Чара Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелде.
2026 елда оештыручылар Русиянең 79 төбәгеннән укучылардан 707 эш алды. Финалга 277 проект авторы чыкты.
Республика данын Мишкә районы һәм Уфа укучылары яклады һәм матур нәтиҗәләр күрсәтте.
Конкурсны Русия Мәгариф министрлыгы һәм «Прогресс» үзәге оештырды. Ул ел саен уза, 2025/26 уку елына олимпиадалар исемлегенә керә.
Фото с сайта education.bashkortostan.ru.