+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Эшкуарлык атнасы ничек узды?

25-29 майда Башкортстанда ел саен үткәрелә торган эшкуарлык атнасы узды. Быел чарага 12,5 меңнән артык кеше җыелган – бу, үткән ел белән чагыштырганда, дүрт тапкыр күбрәк.

Эшкуарлык атнасы ничек узды?Эшкуарлык атнасы ничек узды?
Эшкуарлык атнасы ничек узды?

Чарага хакимият органнары, бизнеска ярдәм институтлары, эшлекле берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, эшкуарлар, шулай ук профильле белгечлекләр студентлары кушылды. Масштаблы чара Русия Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган “Нәтиҗәле һәм көндәшлекле икътисад” гомумдәүләт проекты кысаларында республика Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.

- Эшкуарлык атнасының бай программасына 600дән артык спикер катнашлыгында 267 чара кертелгән иде. Аларның шактый өлеше муниципалитетларда, шул исәптән “Минем бизнес” үзәге офислары базасында узды. Барлык оештыручыларга да актив эшчәнлеге һәм әлеге чараны уздыруга керткән зур өлеше өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм, – дип билгеләп үтте Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас