+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстан укучылары җиңү яулады

Мәскәүдә программалаштыру буенча узган Бөтенрусия конкурсы 600дән артык сәләтле укучыны җыйды.

Башкортстан укучылары җиңү яуладыБашкортстан укучылары җиңү яулады
Башкортстан укучылары җиңү яулады
«СТАНКИН” МДТУ» укучыларның техник иҗат федераль үзәгендә “24 bit” Бөтенрусия медиа иҗат һәм программалаштыру конкурсына йомгак ясалды. Быел финалга илнең төрле төбәкләреннән 600дән артык сәләтле мәктәп укучысы үтте.
«Веб разработка» номинациясендә Башкортстан данын «Школа 21. Башкортостан» балалар юнәлешендә катнашучылар яклады һәм алар дүрт призлы урын яулады.
Билгеле булуынча, , “Школа 21+” “Яшьләр һәм балалар" гомумдәүләт проекты ярдәмендә вузара студентлар кампусы базасында ачылды.
"Конкурс ике яшь категориясе: 7-13 һәм 14-18 яшьлек укучылар арасында берничә этапта үткәрелде. Төбәк этабында җиңүчеләргә Мәскәүдә узган финалда катнашырга рөхсәт ителде. «Школа 21. Башкортостан» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кадрлар әзерләү системасын үстерүнең автоном коммерцияле булмаган балалар юнәлеше катнашучылары сайлап алу этабын уңышлы үтеп, финалда республиканың мәгариф системасын лаеклы тәкъдим иттеләр. Алар ике — беренче, бер — икенче һәм бер өченче урыннарны алдылар. Укучыларның уңышы системалы белем бирүнең нәтиҗәсе булды. Уку елы дәвамында балалар өстәмә рәвештә «Python”да программалаштыру, интернет әйберләр һәм машина күрү нигезләре " профильле программасын үзләштерделәр.— дип белдерде Башкортстан мәгариф министры урынбасары Наталья Никитина.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28988/

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас