+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Беркем дә ярдәмсез калмаячак!

Махсус хәрби операциядә катнашуны тәмамлаган хәрбиләрне эшкә урнаштыру өчен шартлар булдыру - бүген беренчел бурычларның берсе. Башкортстан Хөкүмәте утырышында СВОда катнашучыларны эшкә урнаштыру һәм реабилитацияләү мәсьәләсе буенча фикер алышу барышында моны Премьер-министр Андрей Назаров ассызыклады. Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үтүенчә, бу - ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсе.

Беркем дә ярдәмсез калмаячак!Беркем дә ярдәмсез калмаячак!
Беркем дә ярдәмсез калмаячак!

- Бүген 4 меңгә якын махсус хәрби операциядә катнашучы өйләренә кайтты. Аларның һәр өченчесе - инвалид. Төбәк механизмы ярдәмендә инвалидлыгы булганнар тернәкләндерү узуга сертификатлар рәсмиләштерә ала. Исемле документның номиналы - 52,5 мең сум, - диде Андрей Назаров.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һөнәргә өйрәтү максатында мәгариф социаль сертификатлары каралган. СВОда катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына кебек үк, югары номиналлы сертификат бирелә: республика һөнәри белем бирү бәясен 50 мең сумга кадәр компенсацияли. 2023 елдан башлап 557 СВОда катнашучы белем бирү сертификатлары алган.

СВОда катнашучыларны тернәкләндерү һәм мәшгульлеккә ярдәм итү эше турында тулырак төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова сөйләде.

Министр хәбәр итүенчә, ел башында «Русия эше» кадрлар үзәкләренә эш эзләү өчен 600 СВОда катнашучы мөрәҗәгать иткән, 335 кеше эшкә урнаштырылган (56%). Сугышчыларны яңадан укытуда һәм эш бирүчеләрне стимуллаштыруда ярдәм «Кадрлар» гомүмдәүләт проекты кысаларында да алып барыла.

Фото: "Башинформ"

Автор:Денис Таваев
Читайте нас