+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Иртыш сабантуе чын бәйрәм булды

Узган ялларда Юграның иң зур шәһәре Сургутта III Халыкара Иртыш сабантуе узды.

Иртыш сабантуе чын бәйрәм булдыИртыш сабантуе чын бәйрәм булды
Иртыш сабантуе чын бәйрәм булды


Дөньяның 139 төр халкы яшәгән Югра - үзара ихтирам, ышаныч һәм бер-берсен хәстәрләүгә нигезләнгән күпмилләтле бердәмлекнең ачык мисалы. Чара Русия Федерациясе халыклары берләшмәсе һәм Юграда игълан ителгән Яшь гаилә елы кысаларында төбәк, Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләренең уртак ярдәме кысаларында оештырылды.
Ханты-Манси автономияле округы - Юграда Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортының филиалы - иң актив эшләүчеләр сафында.
"Сургут шәһәренең Башкорт милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы да актив эшли. Ул башкорт телен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклап калуга гына түгел, ә төбәкара мәдәни элемтәләрне ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узган III Халыкара Иртыш сабантуе бердәмлек һәм мәдәни күптөрлелекнең чын бәйрәменә әверелде. Мондый вакыйгалар халыклар арасындагы дуслыкка корыла, ә алар турындагы истәлек Югра халкының йөрәгендә әле озак сакланачак!

Фото: Анастасия Савинцева
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас