Караидел районында Яугилде-Чуртанлыкүл юлы участогында ремонт башланды, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.
Бу юлны ремонтлау Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Артакүл авылы янындагы 5,6 километр озынлыктагы юл участогында подрядчы иске өслекне фрезерлаган, тигезләүче катлам ясаган һәм өслекне җәюгә керешкән. Шуннан соң юлчылар юл кырыйларын ныгытачак һәм билгеләр куячак.
"Яугилде-Чуртанлыкүл юлы — терәк челтәренә керә. Ул республиканың Караидел һәм Аскын районнарында яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итә, аларда 40 меңгә якын кеше яши. Моннан тыш, бу юнәлеш Башкортстан белән Пермь краен бәйли. Юлның әлеге участогындагы барлык эшләрне 2026 ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла", - дип белдерә Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында 200 километрга якын юлны һәм 15 күперне ремонтлау планлаштырыла, аларның гомум озынлыгы 1900 погон метр.
.
ФОТО: ПРЕСС-СЛУЖБА | МИНТРАНС БАШКИРИИ